Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында Covid-19 вакцинациясе дәвам итә

Грипп сезоны якынлаша, коронавирус белән дә вәзгыять начарлануга таба бара. Табиблар үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга һәм прививкаларны вакытында ясатырга өнди.

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетарская ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гриппка каршы прививканы шәһәр яки авылның теләсә кайсы табиб амбулаториясендә, шәһәр поликлиникасында, травматолгия пунктында һәм 4нче микрорайондагы гомуми практика табибы офисында ясатырга мөмкин. 

Авыл җирлекләренә һәм шәһәр оешмаларына килеп эшләүче мобиль бригадалар да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев