Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга райоын башлыгының шәхси кабул итүенә бу атнада сигез алабугалы килде

Аларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, 7нче мәктәпкә балаларны шәһәрнең өске өлешеннән йөртү, тораклы булу мәсьәләләре борчый, карның начар чистартылуыннан зарландылар. 

Сигез яшьлек Анна Балобановага кандагы глюкозаны даими тикшереп тору өчен җайланма — «FreeStyle Libre» бик мөһим. 

Нәни алабугалы I типтагы диабет белән авырый, аның канындагы шикәр дәрәҗәсен һәр сәгать саен тикшереп торырга кирәк. Хәзергә уколлардан файдаланалар. Әлбәттә, бала өчен бу бик авырттыргыч, бармак тиреләре кубаклана, мәктәпкә йөргәнгә, уңайсыз да. «FreeStyle Libre» сенсор җайланма бер айга тире астына кертелә, аннан мәгълүмат махсус мониторга китә. Тик приборның бәясе генә гаилә өчен шактый югары. Бер сенсор бер айга җитә, ул 9 мең сум тора. Шуны алуда булышуларын сорап, кызның әнисе район башлыгы янына килде. Кабул итү барышында райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина «Алабуга» МИЗы резиденты «Полиматиз» АҖ Балобановлар гаиләсенә әлеге приборны 4 айга сатып алырга әзер, дип хәбәр итте. Рөстәм Нуриев шул ук вакыт аралыгына бу җайланманы алырга ярдәм итәчәк. 

Шәһәрнең 6нчы микрорайонында урнашкан баскычның тоткычлары юк. "Бөтенсоюз сукырлар җәмгыяте«нең җирле оешма рәисе Мөнип Гасыймов район җитәкчелегеннән шул баскычны җайлауларын сорады. Күрмәүче кешеләргә бу урында юл аша чыгарга баскычтан менгәндә таянырлык бернәрсә юк, хәрәкәт юнәлешен дә белеп булмый, дип белдерде ул. Аның әйтүенә караганда, шулай ук Тукай урамы һәм Нефтьчеләр проспекты чатында да юл кичүләрен җайларга кирәк. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов җавабында бу эшләрнең киләсе елга планлаштырылганын әйтте.

Хәлифә Хәйбрахманова шәһәрдәге «Ышаныч» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге нигезендә эшли торган санаторийны ябуларына зарланды, анда инвалидлар һәм пенсионерлар дәвалана, укол һәм массаж ала иде. Хәзер өлкән яшьтәгеләр республиканың башка шәһәрләрендәге шифаханәләргә йөрергә мәҗбүр. Бина янгынга каршы һәм санитария-эпидемиология таләпләренә туры килмәгәнлектән, учреждение 2017 елда ябылган. Район башлыгы «Ышаныч» үзәге директоры Илизә Чернышевага Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына безнең шәһәрдә шундый учреждениене ачу кирәклеге турында хат әзерләргә һәм туры килә торган бүлмә карарга кушты. 

Бу атнада Рөстәм Нуриев янына сигез алабугалы килде. Аларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, 7нче мәктәпкә балаларны шәһәрнең өске өлешеннән йөртү, тораклы булу мәсьәләләре борчый, карның начар чистартылуыннан зарландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев