Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «ашыгыч юл ярдәме» барлыкка килде

«Джип Алерт» халыкара юлларда ярдәм хәрәкәтенә 50 меңнән артык волонтер кушылган инде.

Алабугада «Джип Алерт» волонтерлары бәлагә эләккән шоферларга ярдәмгә килә ала.

«Джип Алерт» хезмәтендә аңлатуларынча, әгәр шоферның бензины бетсә, аккумуляторы утырса, машина юлда батса яки ашыгыч рәвештә запчасть кирәк булса, сез «ашыгыч юл ярдәме» чакыра аласыз. Моның өчен «Джип Алерт» кушымтасын йөкләп алырга һәм анда гариза калдырырга кирәк, әгәр интернетыгыз булмаса, 8-800-550-69-11 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин, анда гаризаны диспетчер кабул итәчәк. Болар барысы да бушлай эшләнә.

«Джип Алерт» халыкара юлларда ярдәм хәрәкәтенә 50 меңнән артык волонтер кушылган инде. Алабугалылар шулай ук волонтер рәтенә керә һәм ярдәм күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев