Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бозлы яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә

Синоптиклар һава торышы шартларының нык бозылуы турында кисәтә.

Актив көнбатыш циклонының Урта Идел буена чыгуы белән бәйле рәвештә, 17-20 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы түбәнәеп, һава торышы шартларының күпкә начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

17-18 октябрьдә яңгыр явуы көтелә, республиканың төньяк өлешендә - юеш кар һәм бозлы яңгыр, урыны белән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык булуы фаразлана.

17 октябрьдә төнлә Татарстанда температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда - 1 градус салкыннан 6 градуска кадәр җылы. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылытачак, республика көньягында - 9 градуска кадәр җылы.

18 октябрьдә төньяк районнарда тәүлек дәвамында 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда - 2-7 градус җылы.

Температура түбәнәйгән вакытта, төньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, тизлеге секундына 15-18 м га кадәр җитәчәк.

Якынча фаразлауларга караганда, 19-20 октябрьдә республика территориясендә һава температурасының тагын да төшүе ихтимал. Төнлә температураның 3-8 градус салкын, төньяк районнарда хәтта 14 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, ә көндез 0-5 градус салкын булуы көтелә. Урыны белән кар явачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев