Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Гаилә елын ачу тантанасы узды

Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Бу уңайдан Шәһәр мәдәният сараенда «Ныклы гаилә — көчле дәүләт» исеме астында тантаналы чара үтте.

Гаилә — җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе. Нәкъ менә нык гаиләләре булган дәүләт куәтле була, чөнки үз илеңә мәхәббәт, әхлакый һәм рухи үсеш нигезләре иң элек гаиләдә салына. Бәйрәм концертына җыелган алабугалылар моңа тагын бер кат инанды.

Барлык катнашучыларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов тәбрикләде. Ул Гаилә елында иминлек теләде һәм илле елдан артык бергә яшәгән гаиләләргә котлау сүзләрен җиткерде.

— Безнең илдә гаилә парларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар һәм илкүләм проектлар тормышка ашырыла — яшь гаиләләр өчен программа, ана капиталы түләү, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бирү, авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә матди ярдәм. Хәзерге вакытта, махсус хәрби операция шартларында, дәүләтнең бу эше тагын да актуальләшә. Без район дәрәҗәсендә әтиләре һәм уллары хезмәттә булган барлык гаиләләрне дә колачларга тырышабыз. МХО катнашучыларының туганнары һәм якыннары үтенечләре буенча 17 миллион сумлык адреслы ярдәм күрсәтелде. Башкарылган эшләр арасында — түбәләрне ремонтлау, коймалар урнаштыру, торба үткәргечләрен салкын су белән тәэмин итү һәм башкалар. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һәм шәхсән үземнән көрәшчеләребезгә җиңү белән, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телим. Аларга терәк булган әниләргә һәм хатыннарга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барлык гаиләләребезгә иминлек һәм бәхет телим, — диде Роман Исланов.

Бу көнне тарихта мөһим һәм әһәмиятле истәлекле дата — Ленинград камалышын өзүнең 80 еллыгы турында да искә алдылар. Сәхнәгә Алабуга блокадачысы Владимир Громов чакырылды, Бөек Ватан сугышы ветеранына Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы хөрмәтенә мактау билгесе һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк тапшырдылар.

— Кызганыч, хәзер мин Алабугада яшәүче бердәнбер блокадачы булып калдым. Мин монда килгәндә, без ун кеше идек. Җиде ел биредә яшәдем, Тагилдан күчендем. Анда күп еллар яшәдем, ләкин Алабугадагы кебек җылы караш, игътибарлы мөнәсәбәтне беркайда да күргәнем булмады. Сезнең шәһәрегез уникаль. Игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт, — диде Владимир Громов.

Бу көнне безнең сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлар да билгеләп үтелде.

Алабуга районы башлыгы боерыгы белән Валерий Пашаев һәм Светлана Васильева МХО зонасына гуманитар йөк җибәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Гаилә елын ачу уңаеннан, Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә яшь гаиләгә өлкән буын вәкилләре тарафыннан Гаилә елы эмблемасы төшерелгән истәлекле сувенир тапшырылды.

Александра һәм Роберт Портновлар инде 54 ел иңгә-иң куеп, татулыкта гомер кичерәләр. Алар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Бөтенроссия медале белән бүләкләнгән. Шуңа күрә яшьләргә бүләк тапшыру мөмкинлеге нәкъ менә аларга бирелде.

— Бүген безне сезнең белән шундый матур бәйрәм — Гаилә елы ачылышы берләштерүенә бик шатмын. Гаилә — һәр кешенең тормышында иң зур бәхет, без барыбыз да моны истә тотарга һәм аны сакларга тиеш, — диде Роберт Портнов.

Тормыш иптәше Александраны Роберт Емельянович Поспеловода очрата, ул анда институттан соң баш ветеринария табибы булып эшләргә килә.

— Ул чагында озак уйлап тормадым, ветеринар машинасына утырдым да, аны алырга киттем. Шул вакыттан бирле аерылмыйбыз. Иптәшем Поспелово мәктәбе белән җитәкчелек итәргә дә өлгерде, гаиләне дә игътибарсыз калдырмады. Улларыбыз Андрей һәм Александр, минемчә, чын кешеләр булып үстеләр, — ди Роберт Портнов.

Бәйрәм көнендә залда бәхетле гаиләләр шактый иде. Алар гаилә учагын саклап калу серләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Надежда һәм Сергей Поспеловлар әйтүенчә, нык гаиләнең нигезе — ул, әлбәттә, мәхәббәт.

— Бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәү мөһим. Бары тик шулай гына гаиләләр саклана. Без инде күп еллар бергә тормыш кичерәбез, димәк, моннан 40 ел элек дөрес карар кабул иткәнбез, — дип уртаклаша Сергей Поспелов.

Марсилә һәм Равил Мостафиннар гаиләсе да озын һәм бәхетле уртак тормыш үрнәге булып тора. Алар менә инде 60 ел буе кулга-кул тотынып гомер юлын үтә.

— Гаилә — тормышның нигезе ул. Ансыз яшәү бик кыен, — ди Марсилә Мостафина.

— Без бик бәхетле. Мин һәр гаиләнең шундый ук тату һәм сәламәт булуын телим, — дип уртаклаша Равил Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев