Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү афишасы
Иртәгә Җиңү көнен бәйрәм итәбез.
9 май көнне 10.00 сәгатьтә Мәдәният сарае янында «Үлемсез полк» акциясе старт ала. Хәрәкәтне оештыруда 50дән артык волонтер ярдәм итәчәк.
Колонна Нефтьчеләр проспекты буенча хәрәкәт итеп, «Яшьләр» стадионына киләчәк.
9 май көнне 10.40 сәгатьтә тыл хезмәтчәннәренә куелган Стелага һәм Хәтер мемориалына чәчәкләр салу тантанасы.
Тантаналы чара 11.00 сәгатьтә башлана
«Яшьләр» стадионы — бәйрәмнең төп мәйданы. «Җиңү кинолентасы» дип аталган театральләштерелгән тамаша яраткан фильмнарны һәм сугыш турында иң яхшы җырларны берләштерәчәк.
13.00 сәгатьтә «Җиңү язы» IV муниципаль хор музыкасы фестиваленең Гала-концерты башлана. Аннан соң стадиондагы төп экранда хәрби фильмнар күрсәтеләчәк.
Бәйрәм кунаклары сугыш чоры инсталляцияләре күрә алачак, мастер-классларда катнаша, солдат боткасын татып карый алачак.
«Александр бакчасы», «Чебурашка» паркларында һәм 4 микрорайонның «Йорт янындагы бакча» скверында көн дәвамында бәйрәм чаралары узачак.
20.00 сәгатьтә Ленин мәйданында «Хәтер шәме» акциясе оештырыла.
21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев