Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яңа ел чаралары афишасы

Шәһәрдә бәйрәм тамашалары барлыгы 5 урам мәйданчыгында үтәчәк.

30 декабрьдә 18.00 сәгатьтә — 4 нче микрорайонда чыршы ачу тантанасы (Мәрҗани урамы, 28-30 йортлар).

31 декабрьдә 18.00дән 21.00 сәгатькә кадәр "Гуляй-парк«та «Яңа елны каршылау-2024» гомумшәһәр чарасы узачак. Бәйрәм вакытында муниципаль конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнәчәк, шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективлары һәм танылган Кубань казак хоры чыгыш ясаячак, аның солисты — Россия Федерациясенең атказанган артисты, Кубаньның атказанган артисты, Кырым Республикасының халык артисты Виктор Сорокин.

28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр көн саен 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр "Гуляй-парк«та «Кыш Бабай резиденциясе» эшләячәк, анда теләгән һәркем Кыш бабайга шигырь сөйләп, татлы бүләк ала алачак.

Гыйнвар бәйрәмнәрендә, 2-9 гыйнварда, көн саен шәһәр паркларында балалар өчен төрле чаралар узачак:
— балалар өчен «Кышкы компания» уен программасы (Шишкин буалары);
— 12.00-13.00 — «Кышкы әкият» квест-уены (Георгий паркы);
— 13.00-14.00 — балалар өчен «Снешарики» уен программасы («Йорт янындагы бакча» скверы);
— 15.00 — «Төп чыршы янында Яңа ел күңел ачулары» (Чебурашка паркы);
— 11.00-12.00 — «Күңелле кар бабайлар» спорт күңел ачулары (Гуляй-парк).

7 гыйнварда 15.00 сәгатьтә «Чебурашка» паркында Раштуа бәйрәме узачак.

13 гыйнварда исә шул ук паркта «Иске Яңа ел» йомгаклау бәйрәм программасын карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев