Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике исерек шоферны хөкем иттеләр

Алар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. 

Беренче суд утырышында Алексей Пермяков эше каралды. Беркетмә нигезендә, ирне 19 мартта 7.50 сәгатьтә Тугаров урамындагы 77б йорты янында исерек килеш тоткарлыйлар. Аның сүзләренә караганда, тоткарланганда ул исерек булмаган, ә хәмер исе алдагы көндә кулланганнан соң калган. Медицина таныклавы алабугалының исерек булу фактын раслаган.

3 апрельдә 23.25 сәгатьтә Тугаров урамы буенча 44нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер машина йөртүчене — Наталья Урусованы тоткарлаган. Хатын-кыз спиртлы эчемлекләр куллану фактын кире какмый. Ул аңлатканча, машина куярга кирәк булганлыктан, аңа руль артына утырырга туры килгән. 

Алабуга суд районы буенча 4нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүчеләрнең гаебе турында карар кабул ителде. Аларны 1,5 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф түләргә мәҗбүр булалар.

Яңалык юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев