Алабугада хатын-кызлар консультациясе күченде
Ул хәзер яңадан бала тудыру йорты бинасында булачак.
12 апрельгә кадәр биредә ковид-госпиталь урнашкан иде.
Бала тудыру йорты быел эшли башларга тиеш. Ә менә, хатын-кызлар консультациясе дүшәмбедән, 25 апрельдә үк эшли башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, элек ул шәһәр поликлиникасы бинасында урнашкан иде, ә 2018 елда бала тудыру йорты бинасына — барлык стандартлар буенча җиһазландырылып ремонтланган бинага күчте. Әмма 2020 елдан биредә ковид-госпиталь ачыла. Баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова сүзләренә караганда, бала тудыру йортының беренче катында дезинфекция уздырылган инде, табиблар кабинетларында да җыештыру эшләре бара, кирәкле җиһазлар урнаштырыла.
— Без хәзер йөкле хатын-кызларны һәм гинекология амбулатория ярдәменә мохтаҗ булучыларны яхшы шартларда кабул итүебезгә бик шат. Безнең районда андый хатын-кызлар җитәрлек — 45 меңнән артык, 20 меңнән артык хатын-кыз бала тудыру яшендә. Шуңа күрә алар үзләрен уңайлы хис итсен иде, — ди Гөлнара Солтанова.
Хәзерге вакытта бала тудыру йортын төзекләндерү өчен смета төзелә. Моннан тыш, биредә дезинфекция үткәрергә кирәк. Йөкле хатын-кызларны әлегә Түбән Кама һәм Яр Чаллы, шулай ук Казан перинаталь үзәкләренә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев