Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коммуналь инфраструктура объектларын төзекләндерәләр

2021-2022 ел дәвамында 5208 метр озынлыкта басымлы канализация челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла.

29 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 2707 метр канализация торбалары салынган:
— Спас урамы буенча: Олы Покров урамыннан Казан урамына кадәр торба үткәргечне салу, коеларны төзекләндерү эшләре төгәлләнде;
— Төзүчеләр урамы, 23 янында — 115 метр торба салынган. 
— Т. Гыйззәт урамы буенча: Гыйззәт урамындагы 30 нчы йорт яныннан Төзүчеләр урамына кадәр материаллар китерү, вакытлыча кудыру эшләре башкарылды.
— КНС-7 участогында 275 метр торба салынган.
— КНС-4 участогында "Радуга"га кадәр 1880 метр торба сузыла.

2021-2022 ел дәвамында 5208 метр озынлыкта басымлы канализация челтәрләрен реконструкцияләү һәм 2820 метр озынлыкта үзлектән агучы канализация челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла.

2021 елда башкарыласы төзекләндерү эшләре:
— 5 канализация насос станциясе;
— басымлы 2 канализация участогы (гомуми озынлыгы — 3 824 м);
— Үзлектән агучы канализациянең 3 участогы (гомуми озынлыгы 1 180 м).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев