Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада машинаның җир астына китү сәбәпләрен аңлаттылар

Узган ялларда Т.Гыйззәт урамындагы бер сәүдә үзәге янында грунт ишелеп төшеп, стоянкага куелган автомобильләрнең берсе өлешчә җир астына киткән иде.

«Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы» АҖнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу департаменты башлыгы урынбасары Сергей Фомин сөйләвенчә, һәлакәтнең сәбәбе — һава шартлары. Көннәр кинәт җылыну сәбәпле, эрегән сулар Тынычлык проспекты 34нче һәм Т.Гыйззәт урамы буенча 12нче йортлар ишегалдыннан Таҗи Гыйззәт ягына агыла.

Суның зур күләме автомобиль стоянкасының туфрагын юдыра һәм канализацияне реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган урында грунт юдыруга китерә. Эшләр кышкы чорда үткәрелгән. Эшләр барган урынны төзекләндерү-тигезләү эшләре түбән температура һәм һава шартлары аркасында язга күчерелде, — дип аңлатты җитәкче һәм бу атнада җир убылган урын күмеләчәк, юлга вак таш салыначак, диде. Таҗи Гыйззәт урамын тулысынча төзекләндерү эшләренең башлану вакыты исә һава шартларына бәйле.

ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, «Профит» ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан да бозулар булган. Җир эшләре үткәү ордеры ябылмаган, димәк бу урын кисәтүче тасмалар белән бүленеп алынырга тиеш булган. Машиналарны бу урында куярга ярамый. 

Сүз уңаеннан, җир астына киткән автомобиль «әсирлек»тән азат ителгән, аның хуҗасына китерелгән зыян кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев