Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәмәгать тәрбиячеләре арасында Республика конкурсының зона этабы узды

Анда 10 шундый тәрбияче үз районнарын тәкъдим итте.

Алабугада беренче тапкыр балигъ булмаган яшүсмерләр белән шөгыльләнүче җәмәгать тәрбиячеләре арасында Республика конкурсының зона этабы узды. Анда 10 шундый тәрбияче үз районнарын тәкъдим итте.

Конкурста катнашучылар балаларны үзләренекенә һәм чит кешенекенә аермый, киресенчә — тәрбияләве иң кыен саналган, кайберләренә инде башкалар күптән кул селтәгән яшүсмерләрне алалар. Һәрберсенең үз эш алымнары, ләкин нәтиҗәсе бер — балалар үзгәрә һәм киләчәк тормышлары өчен дөрес юнәлеш ала.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина әйтүенчә, Алабуганы конкурс мәйданы итеп сайлау очраклы түгел, чөнки район башлыгы һәм район җитәкчелеге балигъ булмаганнарны тәрбияләүгә махсус игътибар бирә. Рөстәм Мидхәт улы үзе сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән эшли, балалар белән бергә өмәләргә чыга.

− Без бу залдагы барлык җәмәгать тәрбиячеләренә рәхмәтлебез, алар балалар белән эшләү өчен рухи көч һәм вакыт таба, − диде Лилия Ягудина.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әлеге конкурста 2012 елда җиңү яулаган Михаил Семенов та чыгыш ясады.

− Кыен яшүсмер — ул шундый ук гади яшүсмер, аның бүгенге тормышы чиктән тыш катлаулы. Көчләрен тиешле якка борып җибәрмәсәң, авырлыклар килеп чыга. Дөрес юлны сайлап, кирәкле биеклеккә ирешсенгә, аның күңеленә ачкыч табарга кирәк. Бу эштә оттыручылар юк, барыгыз да изге гамәл башкарасыз, − дип басым ясады ул.

Быел безнең район данын Константин Балобанов яклады — ул бокс буенча тренер, элек ЭЭМ хезмәткәре булган, отставкадагы подполковник. Җәмәгать тәрбиячесе булып эшләвенә 5 ел, әмма балалар белән эшчәнлек тәҗрибәсе зуррак. Тренер буларак ул егетләрнең физик үсешен генә түгел, тәрбиясен дә кайгырта.

− Тренер хезмәтем 1998 елдан башланды. Еш кына мәктәп директорлары минем янга «авыр» яшүсмерләрне җибәрә торганнар иде. Эш барышында, телимме-юкмы, аларның гаиләләре турында мәгълүмат белдем, ата-аналары белән аралаштым, нинди шартларда яшәүләрен күрдем. Барысы да шулай башланды, − дип сөйли Константин Григорий улы.

Балаларны яхшырак аңлар өчен, ул психологияне өйрәнә башлаган һәм хәзер белемнәрен гамәли куллана. Берничә сәгать шөгыльләнгән арада, түбәнгә төшереп барган тирәлектә бөтенләй батып калмасынга, яшүсмер күңеленә тәэсир ясарга кирәк.

− Мин алар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшергә тырышам, вакыты белән хәтта үзләрен миннән өстен куярга да мөмкинлек бирәм. Чәй янында теләкләре, ихтыяҗлары, хыяллары белән кызыксынам. Алар миңа ышаныч белән карый һәм мин сынатмыйм, − дип фикерләрен уртаклашты тренер.

Константин Балобанов әйтүенчә, әлбәттә, аның тәрбияләнүчеләре арасында миллионерлар юк, ләкин иң мөһиме — алар эшлиләр, гаилә коралар, балалар тәрбиялиләр һәм тренерлары белән аралашуны туктатмыйлар. Элеккечә, үзләре турында сөйлиләр, кайвакыт киңәшәләр дә.

Жюри аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ноябрь уртасында ул безнең районнан республика дәрәҗәсенә чыгачак.

− Бүген без сезнең уңышлар тарихын ишеттек. Һәркем дә болай булдыра алмый. Үз мисалыгызда сез җәмәгать тәрбиячесенең эшен күрсәтәсез. Бу конкурсның көткән нәтиҗәсенә ирешелде дип өметләнәм, − дип белдерде ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев