Алабугада Сабантуй гүзәлен сайлаячаклар
Конкурста 16-25 яшьлек кызлар катнаша.
Алабугада «Сабантуй гүзәле-2021» милли конкурсына старт бирелде.
Сайлап алу туры 7 июньдә 15.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда узачак. Конкурста 16-25 яшьлек кызлар катнаша. Төп таләп — татар телен белү.
Конкурс программасы өч биремнән торачак:
• «Визит карточкасы»
• «Милли костюмны яклау»
• «Татар милли ризыгы»
12 июньдә Сабантуй бәйрәме вакытында конкурс финалистларын бүләкләү булачак. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Узган ел пандемия аркасында Сабантуй үткәрелмәде, ә 2019 елда конкурсның абсолют җиңүчесе һәм «Сабантуй — 2019» титулына Энҗе Бәдретдинова лаек дип табылды.
Конкурсның Нигезләмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев