Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» операциясе барышында 349 кеше тикшерелгән

Әлеге чара Алабугада 18 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр узды.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Алабуга Җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалында 349 кеше исәптә тора, алар иректән мәхрүм итү белән бәйле җәза чараларына хөкем ителмәгән. 

Операция барышында җәмәгатьчелеккә каршы тәртип бозу турында 8 рәсми кисәтү чыгарылган, 4 административ хокук бозу ачыкланган, 302 индивидуаль-профилактик әңгәмә уздырылган, 5 кешегә дактилоскопия үткәрелгән. 

Шулай ук сынау срогын озайту һәм бер затка карата өстәмә бурычлар йөкләү турында материаллар судка җибәрелгән. Бер кеше суд тарафыннан билгеләнгән бурычларны һәм чикләүләрне үтәмәгән өчен иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев