Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төзелгән йортлар Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәреләчәк

Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр.

Каркас-модульле агач йортларны Алабуганың «ДомоСтроительный Комбинат Клееных Модульных Конструкций 2» предприятиесендә җитештерәләр. Янгыннан зыян күрүчеләр өчен барлыгы 18 йорт төзү планлаштырыла.

Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр. Анда торак бүлмәләр, кухня һәм бәдрәф, келәт бар. Алга таба верандалы пристрой ясарга мөмкин булачак.

— Бу — профессиональ завод әзерлеге булган индустриаль җыю йортлары. Алар сыйфатлы һәм экологик. Мондый йортларны 20 ел төзибез инде. Шушы вакыт арасында зур панельле агач йорт төзелеше технологиясе үзен иң яхшысы итеп күрсәтте, — дип билгеләп үтте Агач йортлар төзелеше ассоциациясе вице-президенты Вениамин Тележный.

Беренче модульләрне Курган өлкәсенә шушы атнада ук җибәрәчәкләр. Төзүчеләр бу йортларны урында җыячак. Уралдагы һава торышының тотрыксызлыгын исәпкә алып, төзүчеләр йортларны 2-3 көн эчендә түбә астына куярга тырышачак.

— Бу йорт иң заманча җыю һәм монтажлау технологияләрен, ГОСТка туры килгән материалларны кулланып эшләнгән. Йортларны нигездә ылыслы агачлардан — карагай, нарат, чыршыдан төзибез. Агач 50 елдан артык хезмәт итсен өчен, аларны махсус (шул исәптән янгынга каршы торучан) составлар белән эшкәртәбез, — ди йортлар җитештерүче предприятие директоры Илвир Саттаров.

Төзелешкә иганәчеләр ярдәм итә, алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен иң кирәкле җиһазлар һәм техника сатып алырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев