Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада туризмны үстерү хакында фикер алыштылар

Шәһәр җитәкчелеге һәм эшмәкәрләре Рестораннар һәм отельләр федерациясенең вице-президенты Вадим Прасов белән очрашты.

Иң элек Вадим Викторович район башлыгы Рөстәм Нуриев белән Алабуганы карап йөрде, аннары шәһәр хакимиятендә әңгәмә кордылар.

Рөстәм Мидхәт улы әйтүенчә, Алабуганы бер көн эчендә карап чыгып була. Кунаклар шәһәрдә озаграк тоткарланырлык итәргә кирәк, моңа көч җитәрлек. Бу мәсьәләне чишү өчен, шушы өлкәдә күп еллар эшләүче белгечләр ярдәме мөһим. 

‒ Хәзер россиялеләр ил буйлап актив сәяхәт итә. Алабугада булмаганыма 15 ел инде, шул арада шәһәрдә мөмкинлекләр тупланган. Биредә мәдәни әһәмияте булган корылмалар күп һәм кунакханәләр төзерлек мәйдан бар. Монда киләчәктә үсеш тоемлана. Тагын бер-ике яхшы отель шәһәргә комачау итмәс иде, — диде Вадим Прасов.

‒ Алабуга туризм аркасында гына түгел, сәнәгать үсеш алган урын буларак та кунакханәләргә мохтаҗ. Ел әйләнәсендә диярлек аларда халык тулы. Кешеләр икътисади зонага эшкә килә, җәен туристлар агыла башлый. Кунакханәләр булдырырга кирәк, ‒ дип хуплады Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Алабугалыларны гына түгел, туристларны да җәлеп итәрлек проектларның үрнәкләре буенча да фикер алыштылар. Шундыйларның берсе — «Алабуга» МИЗының мунча комплексы. Төзелешнең инвесторы булырга әзер кешеләр бар, ләкин әлеге комплекс белән идарә итәрлек һөнәри команда кирәк. Танай урманында урнашкан санаторийны шулай ук үзгәртеп кору көтә. 
‒ Алабугага килгән кунакларыбыздан барысы да ошыймы дип сораганым булды. Алар барыннан да канәгать, әмма шәһәрдә күңел ачу чаралары җитмәвен билгеләп үтәләр. Кунакханәләр саныннан тыш, шунысына да игътибар бирергә кирәк, ‒ диде Ярослав Пурий. 

Бер сәгатьтән артык дәвам иткән очрашуда катнашучылар шәһәребез кунакларга тәкъдим итә алырлык ял чаралары, шулай ук кунакханәләр уңайлырак булсын өчен аларны кирәгенчә төзекләндерү мәсьәләләрен карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев