Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юлларны кардан чистартуга 16 берәмлек техника җәлеп ителгән

Кар явып торган вакытта юлларны чистарту һәм кар чыгару эшләре тәүлек әйләнәсе бара. 

Алабугада кар чистартуга 16 берәмлек техника җәлеп ителде, дип хәбәр итә «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» предприятиесе директоры Валерий Исаев.

Җитәкче сүзләренчә, техника ике сменада эшли. Көндезге сменага 16 берәмлек техника җәлеп ителгән, ә төнге сменага — 3 техника. 20 юл эшчесе көн саен тукталыш павильоннарын, җәяүлеләр өчен кичү юлларын, тротуарларны, күперләрне, парк һәм скверларны җыештыра. Кар чыгарганда техника булмаган урыннарда юл эшчеләре дә җәлеп ителгән. Ел башыннан Алабугада 8100 куб кар чыгарылган. 

Интенсив кар яву чорында кар чистарту һәм чыгару эшләре тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев