Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Җиңү марафоны»нда катнашырга чакыралар

5 май көнне 14.00 сәгатьтә теләге булган һәркем Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү марафоны»нда катнаша ала.

Йөгерештә Алабугада яшәүче һәр кеше, эшләүче яшьләр, шулай ук оешмалар һәм предприятиеләр катнаша ала. Марафон Ленин мәйданыннан КФУның Алабуга институтына кадәр узачак.

Исегезгә төшерәбез, йөгереш Кызыл армиянең һәм Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелә.

Марафон 5 май көнне 14 сәгатьтә оештырыла.

«Җиңү марафоны» нда катнашучыларның спорт киемендә килүе сорала. 

Йөгерештә катнашу өчен гаризаларны һәм барлыкка килгән сорауларны 8-917-242-25-73 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев