Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны контракт буенча хезмәткә чакыралар

Гаризаны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бирә ала.

Ватанны саклау һәм аңа хезмәт итү — игелекле һәм мактаулы һөнәр. РФ Кораллы көчләрендә 1 елдан артыграк вакытка хезмәт итүгә контракт төзегән алабугалылар да аңа кушылырга мөмкин.

Алабуга һәм Алабуга районы буенча хәрби комиссар Николай Битюков сөйләгәнчә, гаризаны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бирә ала. Контракт төзегән хәрбиләр гарантияле рәвештә:

  • Оборона министрлыгыннан 195 мең сум һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 105 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү;
  • ай саен 204 мең сумнан башланган хезмәт хакы;
  • медицина, иминият һәм әйберләр белән тәэмин итү;
  • хәрбиләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар алачак.

Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләргә Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 9 маендагы 268 санлы Указы нигезендә хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә дәүләт ярдәме чаралары кулланыла.

Контракт хезмәте тәҗрибәсе турында хәзер ялда булган Алабуга кешесе сөйләде.

— Мин алты ай элек хезмәт итәргә киттем. Бу турыда бик озак уйладым. Минем дустым шунда. Аның белән бу турыда берничә тапкыр сөйләштек.
Туганнарымны борчыйсым килмәде, шуңа күрә аларга хәбәр итмәдем. Хәзер бернәрсәгә дә үкенмим, чөнки хезмәттәшләребез белән дус, ярдәм итешеп яшибез, — ди алабугалы.

Хезмәт итәргә һәркем керә ала. Барлык сораулар буенча Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була.

Комиссариат адресы: Алабуга шәһәре, Зур Покровская урамы, 1. Телефон: 7-86-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев