Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янгын сүндерүчеләре 94 яшьлек әбине коткарганнар

Янгын 3 октябрьдә була.

12 сәгать 35 минутта кизү пультына Чишмәле тыкрыгында ике катлы торак йортта электр үткәргечләренә ут кабуы турында хәбәр алынган. Беренче каттагы тарттырылган түшәмнең януы ачыкланган. 

Янгын урынына 75нче янгын-коткару частенең 2 бүлеге килеп җиткән, аларны йортның хуҗабикәсе каршы алган һәм икенче катта аның өлкән яшьтәге әнисе булуын әйткән. Янгынчылар 94 яшьлек әбине коткарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. 

Янгын сүндерелгән. Аның сәбәбе электр җиһазларын эшләтү кагыйдәләрен бозу дип уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев