Алабуганың ике полиция хезмәткәре «Халык участковые» конкурсында катнаша
Тавыш бирүнең беренче этабы 11-20 сентябрьдә уза
Ел саен үткәрелә торган «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы башланды. Конкурсның төбәк этабында Алабуганы Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең 2 участок полиция хезмәткәре тәкъдим итә. Болар — полиция майоры Ришат Галиев һәм полиция лейтенанты Владислав Баймурзин.
Тавыш бирүнең беренче этабы 11-20 сентябрьдә узачак. Алабуга хокук саклау органнары өчен үз тавышыңны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) бирергә мөмкин.
Тавыш бирү өчен сылтама https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/folder/14268969
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев