Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Мәктәпкә кабул итү ике этапта узачак. 

Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү ике этапта узачак. Аның беренчесе 1 апрельдә старт ала. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы министрлыгы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. 

Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Бу этапта исемлеккә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар кертелә. Шулай ук бу чорда чиратсыз язылу, беренче чиратта яки язылуда өстенлекле хокукларга ия булган балаларны туплыйлар. 

Икенче этап 1 июльдән башлана һәм 5 сентябрьгә кадәр буш урыннар тулганчы дәвам итә. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән. 

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк. Документлар: баланың атасының яки анасының (яки законлы вәкиленең) паспорты, баланы яшәү урыны буенча теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан алынган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклыгы. 

Кабул итү турында мәгълүмат мәктәп боерыгында языла. Ул гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. Моның өчен шулай ук өстенлек бирә торган, беренче чиратта яки чираттан тыш кабул ителергә хокук бирә торган документлар да тапшырылган булырга тиеш. 

Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балалар өчен мәктәпкә язылу гариза һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң биш эш көнендә рәсмиләштерелә, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев