Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Бакчачылык ширкәтләре территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру
Кертелгән үзгәрешләр буенча, кишәрлек хуҗасы хәзер тоташтыру өчен үзлектән гариза яза ала.
Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә булган энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыруга гаризаларны караганда, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү процессында да күп сораулар һәм бәхәсләр туды.
2021 елның октябрендә РФ Хөкүмәте кулланучыларның электр энергиясен кабул итү җайланмасын технологик тоташтыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте (РФ Хөкүмәтенең 27.12.2004 № 861 карары). Әлеге кагыйдәләрне кабул итү бакчачыларга үз участокларына электр үткәрүне җиңеләйтә. Шул ук вакытта, гариза бирүчеләрнең кабул итү җайланмалары коммерциячел бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан объектларын тоташтыру, аларның мондый ширкәт әгъзалары булу-булмауларына карамастан, технологик тоташуның «бер тапкырлылык принцибын» («принцип однократности») билгеләүне исәпкә алып гамәлгә ашырылачак.
Кертелгән үзгәрешләр буенча, кишәрлек хуҗасы хәзер тоташтыру яки көчәнешнең шул ук дәрәҗәсендә егәрлеген арттыру өчен гаризаны мөстәкыйль бирә ала. Моңа кадәр моны коммерциячел булмаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәте аша эшләргә туры килде. Һәм ширкәт рәисенә, гариза бирүченең үтенечен яклап, Челтәр оешмасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу технологик тоташу процессын сизелерлек акрынайтты.
Технологик тоташтыру буенча барлык кирәкле чаралар гариза бирүче чикләреннән 15 метрдан да ерак түгел үткәрелә, моңа кадәр челтәр оешмасы бу чараларны бары тик СНТ чикләренә кадәр генә башкарган. Карар, 15 КВттан артык булмаган ЭПУ тоташтыру өчен гариза бирүчеләргә генә кагыла.
Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан һәм гомуми файдаланудагы мөлкәткә караган (электр тапшыру линияләре, трансформатор подстанцияләре, бүлү пунктлары, СНТ администрациясе бинасы, су башнясы, тышкы яктырту һ.б.) ЭПУны технологик тоташтыру яисә егәрлекне арттыру очрагында (Кагыйдәләрнең 8.5 пункты), заявканы коммерциячел булмаган ширкәт бирә.
Электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен гаризаны челтәр оешмасы сайтында Шәхси кабинетта (ЛК) онлайн бирергә мөмкин.
Технологик тоташу турында тулырак мәгълүматны «Челтәр компаниясе» АҖ рәсми сайтында www.gridcom-rt.ru адресы буенча яисә 8-800-2000-878 телефоны аша шалтыратып безнең белгечләргә мөрәҗәгать итеп алырга була.
«Сетевая компания» АҖ филиалы «Алабуга электр челтәрләре»
реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев