Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар өчен мәйданчык, уңайлы бульвар: Алабуга районы башлыгы Георгий паркын бәяләде

Район башлыгы Георгий паркындагы төзелеш эшләренең икенче чираты ничек баруы белән танышты.

Башкарма комитет вәкилләре, эшне үтәүчеләр белән бергә, ул яңартылган урынны йөреп чыкты һәм кисәтүләр ясады. 

Хәтерләсәгез, паркны төзекләндерү эшенең икенче чираты быел башланган иде. 4нче микрорайонда яшәүчеләр мәктәпкә, кибеткә үтеп йөри торган бульвар уңайланды, эскәмияләр куелды, яңа җәмәгать киңлеге барлыкка килде. Элегрәк биредә иске бетон плитәләр һәм тапталып беткән сукмаклар күзгә ташлана иде. «Астра» балаларны тернәкләндерү үзәге белән янәшә, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен инклюзив мәйданчык урнаштырылды. 

− «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы кысаларында быел Георгий паркын төзекләндерүнең икенче чираты уздырылды. Бүгенгә барлык төзү-кору эшләре төгәлләнгән, яктырткычлар куясы һәм яшел үсентеләр утыртасы гына калган, биредә яңа куаклар һәм агачлар үсәчәк, − дип сөйләде райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Илнара Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев