Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгечләр смартфонны төнлә сүндерергә куша

Төнлә смартфон кызарга, шулай ук аккумуляторның геометриясе үзгәрергә мөмкин. 

Аккумулятор озак хезмәт итсен өчен, смартфон төнлә «йокларга» тиеш. Кушылган мобиль интернет өч-дүрт ел элек чыккан җайланмага зыян китерергә мөмкин, дип белдерде «Прайм» агентлыгына Россия технология университетының «Интеллектуаль мәгълүмати иминлек системалары» кафедрасы доценты Евгений Кашкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Моннан тыш, әгәр Wi-Fi челтәре буенча мобиль кушымталарны яңартуда махсус көйләгечләр урнаштырмаган булсагыз, смартфон нәкъ менә төнлә мобиль интернет аша аларны йөкли башлаячак», — дип кисәтте белгеч.

Кашкин билгеләп үткәнчә, гаджет хуҗалары төне буена мобиль трафик пакетының сизелерлек өлешен сарыф итеп бетерергә мөмкин.

Моннан тыш, бу вакытта смартфон кызарга, шулай ук аккумуляторның геометриясе үзгәрергә мөмкин, дип өстәде белгеч.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев