Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүгенгә алабугалыларның 50 проценттан артыгы вакцина ясаткан

Алабуга районында, бөтен илдәге кебек, халыкны коронавирус йогышлы авыруына каршы вакциналаштыру бара.

Бүгенгә алабугалыларның 50 проценттан артыгы вакцина ясаткан.

− Вакцина ясату буенча 4 стационар һәм 4 күчмә пункт оештырылды, Көненә 800 кеше вакцина үткән — безнең өчен рекорд. Алабугалылар ике вакцина ясата ала: «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» — чирне кичергәннәр өчен, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының клиника-эксперт эше буенча урынбасары Людмила Гришина.

Ул вакцинаның яңа ысуллар белән ясалганлыгын һәм аның нәтиҗәле булуы расланганын искәртте. Әлеге чирне кичерүе авыр, үлем очракларына да китерә, шуңа күрә бары күмәк иммунитет кына аны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

− Ковидның соңгы дулкыны шуның белән үзенчәлекле, аның катлаулы төрләре күп, һәм ул яшьләрне һәм урта яшьтәгеләрне дә аямый. Безнең госпитальдә ятучы авыруларны тасвирласак: 50 яшьләрдәге ир-ат яисә хатын-кыз, гәүдә авырлыгы артык булу белән бәйле кыенлыклар, шикәр чире һәм кан басымы күтәрелү бар. Мондый чирләр коронавирус авыруын катлауландыра. Кызганыч, кешеләр шуның аркасында вафат була. Сәбәбе шул — үпкәләр, йөрәк мускуллары, бөерләр, кан тамырлары зарарлана, − дип сөйли Людмила Гришина.

Алабуганың ковид госпиталендә дәваланучы пациентларның күбесе, авыру бик тиз көчәйгәнгә, бирегә авыр хәлдә кергән. Барысы да борын томаланудан башлана, хәл китә, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, сулыш алу кыенлаша. Шул чагында гына кешеләр табибка мөрәҗәгать итә, ләкин кайвакыт соң була. 

Коронавирус әни булырга җыенучыларны да читләп үтми. Авырлы булганга, алар чирне кыенрак кичерә. Хәл катлауланса, бала вакытыннан алда туарга мөмкин. Алабугада авырлы хатын-кызларның 17се, коронавирус белән авырып, табибка мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев