Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда Кама аша күперне вакытыннан алданрак ачтылар

Кичә кич Чулман елгасы күперендә хәрәкәт ачылды.

Юлчылар үз эшләрен билгеләнгән вакытка кадәр төгәлләделәр. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.

Күпердәге юлны ремонтлау 11 сентябрьдә башланды һәм план буенча 1 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде. 

Күпердә ремонт эшләре бару сәбәпле, хәрәкәт чикләнгән иде: Чаллыга керү юлы бер полосадан гыйбарәт булды. Икенче яктан кире хәрәкәт оештырылды. Бу Чаллыда чыгу һәм керү юлында бөкеләр барлыкка китерде, халык та социаль челтәрләрдә күп тапкыр зарланды. 

Фото: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев