Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Чебурашка»дагы фонарьларны ваткан балаларның әти-әниләре матди зыян өчен түләячәк

«Чебурашка» паркында ике фонарьне ваткан яшүсмерләрне таптылар. 

Искәртеп узабыз, февраль ае башында видеокүзәтү камерасына ике малайның парктагы фонарьларны ватуы эләккән иде. Малайлар үз гамәлләренең камерага төшүен дә, бу эшнең ахыргы нәтиҗәсе турында да уйлап та карамый. Нәтиҗәдә, аларның кемлеге ачыклана, үсмерләрне мәктәпяны исәбенә куйганнар. Моннан тыш, аларның әти-әниләренә китерелгән зыянны каплар өчен 20 мең сум акча түләргә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, «Чебурашка» паркындагы фонарьлар күпләргә тынычлык бирми. Шушы көннәрдә билгесез кешеләр тагын бер фонарьны ватып, аны алып киткән. Бу хәл шулай ук видеокүзәтү камерасына эләккән, язма Алабуга полициясенә тапшырылган. Димәк, аларны да тиз арада ачыклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев