Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эксперт шикәргә бәянең төшүен фаразлады

Белгеч татарстанлыларга кризиста акчаны саклап калу турында киңәш бирде

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисади мәсьәләләр буенча эксперты Фәнис Хөсәенов өлкән яшьтәге татарстанлыларга кризис һәм финанс мошенникларының югары активлыгы шартларында җыйган акчаларын ничек саклап калу турында киңәшләр бирде. Бүген «Объясняем.РТ» аккаунтында «Серебряный возраст: актуальное для пенсионеров» дип исемләнгән туры эфир узды.

«Бу соңгы биш елда беренче түгел, ә дүртенче кризис. Әмма кешеләр әлегә кадәр хата ясый. Бу ай безнең гражданнарның кибетләрдә мөмкин булган бөтен нәрсәне сатып алуларын күрсәтте. Туклану продуктлары бетмәячәк. Ажиотаж бәяләрнең үсүенә китерә, ләкин алар кыска вакытлы арта. Хәзер 80-90 сум булган шикәрнең бәясе җәйгә төшәр мөгаен, чөнки аңа ихтыяҗ булмаячак», — диде ул.

Эксперт аңлатканча, ясалма булдырылган ажиотаж аркасында өлкән буын вәкилләре акча югалта. «Капчыклап шикәр комы яки он сатып алуның мәгънәсе юк, чөнки ул бар», — диде Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев