Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Герой-аналарга миллион сум акча түләнәчәк

Моннан тыш, «Ата-ана даны» орденына лаек булган ата-аналар 500 мең сум алачак.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин герой-аналарга бер тапкыр 1 млн сум түләү турындагы карарны имзалады. Моннан тыш, «Ата-ана даны» орденына лаек булган ата-аналар 500 мең сум алачак.

«Герой-ана» исеме ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән ата-аналарга бирелә торган акча күләме 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр артачак. Дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән өчен бу орден медаленә лаек ата-аналар 200 мең сум күләмендә акча алачак, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте сайтында.

Түләүләргә акчаларны быел резерв фондыннан җибәрәчәкләр, алга таба бу максатларга акча федераль бюджетка салыначак. Хәзер Хөкүмәт шул хакта карар әзерли, дип яза Татар-информ.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев