Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гөлзада Руденко «Пушкин картасы» проекты турында фикерләре белән уртаклашты

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры әлеге проектының мәдәният учреждениеләренә зур ярдәм булуын искәртте.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко «Пушкин картасы» проектының мәдәният учреждениеләренә зур ярдәм булуын искәртте:

— Миңа, мәдәният учреждениесе җитәкчесе буларак, Президентыбыз Владимир Путин инициативасы белән «Пушкин картасы» проектын эшләтеп җибәрү зур ярдәм булды. Бу карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә дәүләт хисабына музей, театр һәм башка сәнгать-мәдәният оешмаларына йөрү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә бу проектта 157 оешма катнаша. Алар 1600 чара тәкъдим итә. Безнең музеебыз да сентябрьдә 1500ләп егет-кызны кабул итте. Республика территориясендә мондый проектның тормышка ашырылуы — куаныч. Моны без күптән көттек.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев