Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус белән авыручылар саны кайчан артачак

Бу турыда РИА Новости яза.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны май азагы-июнь айларында артырга мөмкин. Яңа дулкынның никадәр көчле булуы кешеләрнең профилактика чараларын ничек үтәвенә һәм инфекциягә каршы прививка ясатуларына бәйле булачак, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу турыда РИА Новости яза.

«Май азагы-июньдә авырулар саны күтәрелергә мөмкин дип уйлыйм», — диде Мурашко «Россия 24» телеканалында Наилә Аскер-заде белән әңгәмә барышында.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа дулкынның көче һәр кешенең үз — үзен тотышына — кешеләрнең ничек прививка ясатуларына һәм ревакцияләнүенә, шулай ук санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүгә бәйле булачак.

Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев