Лекарево урманында адашкан гөмбәчеләрне коткарганнар
Вакыйга кичә кич булган.
Кичә кич махсус хезмәтләргә Алабуга районының Лекарево авылы янындагы урманда ике хатын-кыз югалуы турында хәбәр килә. Алар урманга гөмбәгә бара һәм кире юл таба алмаганнар.
Ярдәм сорап шалтыратканнан соң бер сәгать узгач, урынга коткаручылар килә. Югалган хатын-кызларны табалар һәм урманнан чыгарып, туганнарына тапшыралар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев