Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар игътибарына!

Сак булыгыз! Үз тормышыгызны һәм балаларыгызның тормышын саклагыз!

Тиздән уку елы тәмамлана һәм укучыларның каникуллары башланачак. Бу чорда балаларның электр җәрәхәте алу ихтималы арта. Өйдә һәм урамда безне югары көчәнешле чыбыклар һәм электр җиһазлары әйләндереп ала.

Сәламәтлеккә һәм тормышка 36 вольт һәм аннан да югарырак электр тогы җитди куркыныч тудыра. Хәтта көнкүреш электр челтәрендә булган электр тогы да үлемгә китерүче җәрәхәтләр ясарга мөмкин. «Сетевая компания» АҖ филиалы «Алабуга электр челтәрләре беренче чиратта ата-аналарга мөрәҗәгать итә, балаларны электр тогы белән зарарлану куркынычы турында кисәтегез һәм электр куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен аңлатыгыз.

Тыела:
1. Электр җиһазлары янында уйнарга, чыбыкларга чит әйберләр ыргытырга, изоляторларны ватарга, баскычтагы электрощитларны һәм йорт подъездларындагы керү щитларын ачарга;
2. Подстанцияләр территориясе янында булырга, киртә белән әйләндерелгән трансформатор пунктларының территориясенә керергә. Монда җиһазлар 10 мең вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында тора;
3. Теләсә нинди эленеп торган яки өзелгән чыбыкларга кагылырга, якынлашырга, җирдә яткан ВЛ чыбыкларына 8-10 метрдан да якынрак килергә. Электр линияләре янындагы агачларны селкетеп уйнау куркыныч. Коры агач электр үткәргеч булып хезмәт итә;
4. Электр тапшыру линияләре чыбыклары янәшәсендн учаклар кабызырга, ВЛ янында «һава еланнарын» очыртырга;
5. Чыбыклар һәм коммуникацияләр булган торак йортларның техник подвалларына үтеп керергә;
6. Тимер-бетон ВЛ терәкләренә кагылырга ярамый, алар көчәнеш астында булырга мөмкин.

Болар тормыш өчен куркыныч!

Чыбыклар өзелү, искерү, терәкләрнең зарарлануы, ябылмаучы яки зарарланган трансформатор подстанцияләренең һәм электр щитларының ишекләрен тапсагыз, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен «Сетевая компания» АҖнең Контакт-үзәге телефоны буенча 8-800-2000-878 хәбәр итәргә кирәк.

«Сетевая компания» АҖ филиалы «Алабуга электр челтәрләре» ел саен «Имин каникуллар» акциясен уздыра. Акциянең туп максаты — балаларны электр куркынычсызлыгына өйрәтү. Филиал белгечләре балаларга өйдә һәм урамда электр тогы белән эш итүнең төп кагыйдәләрен аңлаешлы итеп гади телдә сөйли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату әңгәмәсе төрле ачык агитацион үрнәкләрдән дә тора. Мондый чаралар энергия объектларында бәхетсезлек очраклары барлыкка килү куркынычын шактый киметә һәм балаларның ток белән зарарлану куркынычын киметә.

Энергетиклар теләсә-кайсы энергия объектының иң куркыныч зона булуын искәртә. Олылар һәм балалар шуны истә тотарга тиеш: энергия урнаштыру уеннар һәм күңел ачу мәйданчыгы түгел! Күренеп торган урында телефон номерларын язарга кирәк, алар аша бала сезнең белән яки ашыгыч ярдәм хезмәтләре (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр) белән тиз элемтәгә керә алсын өчен.

Шуны да онытырга ярамый, үзебезнең үрнәк һәрвакыт балаларны укытуның иң яхшы ысулы булып тора. Әгәр сез үз куркынычсызлыгыгызга игътибарлы булсагыз, бала да шул ук гамәлләрне кабатлаячак. Балаларыбызның тормышы безнең кулда!

Сак булыгыз! Үз тормышыгызны һәм балаларыгызның тормышын саклагыз! 

«Алабуга электр челтәрләре» «Сетевая компания» АҖ филиалы https://gridcom-rt.ru
Реклама хокукларында

https://gridcom-rt.ru?erid=Kra23pWKB

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев