Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Мошенниклар Алабугада яшәүче ханымның 200 мең сумнан артык акчасын урлаган
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
12 майда Алабуга полициясенә 31 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул хәбәр иткәнчә, аның банк картасыннан акча урлаганнар.
Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең телефонына үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Мошенниклык кредит рәсмиләштерергә теләү рәвшендә башкарыла.
Мошенникларга ышанып, алабугалы үз исеменә кредит рәсмиләштерә һәм телефонга килгән смс-кодларны хәбәр итә.
Шуннан соң аның картасыннан 200 мең сумнан артык акча күчерелүе ачыклана. Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы ханым полициягә хәбәр итә.
Әлеге факт буенча Алабуга районы тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча (урлау) җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев