Ноябрь бәйрәмнәрендә 1 көнгә азрак ял итәчәкбез
3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.
4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. 6 ноябрь якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелми.
«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», — диелә "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законда.
Шулай итеп, татарстанлылар 4 түгел, 3 көн ял итәчәк. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак, дип яза Ватаным Татарстан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев