Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Очар кошлар күккә омтылгандай

Укытучым! Син барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт...

Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың.

Укытучы — иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре — чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу юлны сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

Укытучы хезмәтен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәт кала.

Әлеге һөнәрне сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен мөгаллимлек аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар нигезендә зур тир түгү ята, әмма, ничек кенә булса да, үкенмим. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

Очар кошлар күккә омтылгандай,
Көн дә мәктәбемә юл алам,
Сабый күңеленә ачкыч табып,
Белем орлыклары мин салам.

Мине үз канаты астына җылы кабул иткән Морт мөктәбе укытучылары коллективына чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мәктәптә тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган укытучылар эшләгән, эшли, эшләр дигән өметтә калабыз. Бүген лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз шактый: Кадрия Хөсәен кызы, Әлфирә Нуриәхмәт кызы, Вәгыйзә Хөснетдин кызы, Фәния Гайнетдин кызы, Равил Гариф улы, Фәния Нәҗип кызы, Гөлфәния Гариф кызы, Сәния Гариф кызы, Гөлсинә Бәшәр кызы, Фәимә Фәттах кызы, Анна Григорий кызы, Равилә Зиннәт кызы, Рәмзия Миннехан кызы, Павел Сергей улы, Нинэл Әюп кызы, Зөлфирә Габделнур кызы. 

Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә,
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Авылның олы киңәшчесе дә Сез,
Ярдәмчесе яше-картының.
Дөнья хәле һәрчак таныш аңа,
Шаһиты ул сугыш артының.
Тупланганнар еллар тәҗрибәсе
Сырлар булып синең йөзеңә.
Озын гомер, ныклы сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзегезгә.
Авылымның олы мөгаллиме,
Йөрәккәең һаман ярсына.
Яшь буынның яшәү маягы син,
Бурычлылар Сезгә барысы да.

Хәзер дә Морт төп белем бирү мәктәбендә бөек исемгә лаек укытучылар бик күп. Алар җәйге болындагы чәчәкләр кебек төрле-төрле булсалар да, сары көз аланыдай кыңгыраулы мәктәптә, барысы да бертөрле зур тырышлык куялар. Үзләренә генә хас түземлек, кешелеклек, сабырлык, белемгә омтылыш, гомерләрен балалар язмышы белән бәйләгән укытучы һөнәрен сайлау берләштергән аларны. Йөзләрендә ару чаткылары күренсә дә, җилкенә-җилкенә эшлиләр.

Һөнәребез шундый булды инде,
Гел яхшыга гына өндәдек.
Теләсә кем алып укысын ла,
Чиста безнең намус-көндәлек.
Гаиләләргә борчу килмәсен дә,
Авырмыйча яшик үзебез.
Гомернең дә матур көзе була,
Озын булсын гомер көзебез.

Фәнил ХАДИЕВ, Морт мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев