Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзор: Россия территориясенә Alaskapox вирусын алып кайту куркынычы юк

Кичә Аляскада әлеге вирусны йоктырган өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган.

Россия территориясенә Alaskapox вирусын алып кайту куркынычы юк, дип белдерделәр РИА Новости агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор).

Кичә Аляскада әлеге вирусны йоктырган өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган. Бу — Alaskapox вирусыннан үлемнең беренче очрагы. Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пациент вирусны хуҗасыз песидән иярткән булырга мөмкин.

Билгеләп үтелгәнчә, мәрхүмнең иммунитеты какшаган булган. Чир тәндә кызыл бетчә чыгудан башланган: антибиотиклар ярдәм итмәгән. Шуннан соң башка чирләр кушылган — тәнендә чәчәк авыруындагы кебек тимгелләр чыккан, бөер эшчәнлеге, сулыш алуга бәйле проблемалар башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев