Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

ТР Рәисе республикада яшәүче православие дине вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Раштуа бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне тантаналы Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм дин тотучыларның күңелендә якты өметләр, рухи яңарышка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә омтылыш хисләре уята. Хәзерге авыр сынаулар чорында җәмгыятьтә мондый изге гамәлләргә ихтыяҗ тагын да арта, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем аларны йөрәгенә якын кабул итә.
2024 ел хәерле эшләргә шулай ук бай булыр, игелек юлында ирешкән казанышларыбыз күңелебезгә нур һәм сөенеч өстәр дип ышанам.
Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе үз сүзендә билгеләп үткәнчә, Раштуа — зур дини бәйрәм булу белән беррәттән, кешенең якыннары, газизләре турында кайгыртуы ни дәрәҗәдә мөһим булуын янә бер кат раслый торган гаилә бәйрәме дә. Бу исә гаиләне, аның традицион рухи хәзинәләрен яклауны киңрәк җәелдерү максат итеп куелган Гаилә елында аеруча тирән мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев