Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте

Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ».

11 февральдән 20 февральгә кадәр Татарстан Республикасы буенча температура нормасы −11 градус тәшкил итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген төбәктә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә −28 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Көндез −10дан −15 градуска кадәр, урыны белән бераз кар явачак. Һава торышы болытлы, аязучан булачак. Урыны белән 13 м/с кадәр җил фаразлана, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев