Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар Дөм-Дөме авылында гомер итүче Рәйфә Сибәгатуллинага 90 яшь тулды

Ул нәкъ көнендә чын күңелдән юбилее белән котларга килгән кунакларны кабул итте.

Ә кунаклар күп булды. Өй эче кунаклар котлавыннан, күңелле әңгәмәдән шаулап торды дисәк тә артык булмас.

Иң беренчеләрдән булып, ишекне район администрациясе вәкилләре шакыды. Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Леонидович Исланов, аның ярдәмчесе Марина Юрьевна Опарина, авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге башлыгы Алёна Раушановна Минебаева Рәйфә Габделхәй кызын олы бәйрәме белән котлап, район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевның котлау открыткасын, «җылы бүләк» — юрган һәм чәчәкләр бәйләме тапшырдылар.

Роман Леонидович Рәйфә әби белән җылы әңгәмә дә корып алды: хәлләрен, сәламәтлеген сорашты, тормышы белән кызыксынды, мактау сүзләрен дә әйтергә онытмады. Кунаклар бергәләп фотога да төштеләр. Кунаклар арасында Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Наил улы Сираҗетдинов та бар иде. Ул Дөм-Дөм авылында үзенең беренче эш көнен Рәйфә әбине котлаудан башлады.

Бәйрәм хуҗасы үзе дә аның белән танышуына шат булуын әйтеп, эшендә уңышлар теләде. Шушы җылы очрашуның шаһиты һәм үзем дә өлкән кеше буларак, мине җитәкче урыннарда эшләүче яшьләрнең өлкәннәргә ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәте, кешелекле булулары, әйткән сүзләрендә торулары һәм вазифаларына җаваплы караулары сокландырды.

Шәһәр кунаклары артыннан, музыкалар уйнатып, Татар Дөм-Дөме авылының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Якунина Галина Николаевна, Мәдәният йорты директоры Сөмбел Зиннур кызы Нәбиуллина, хат ташучы һәм китапханәче Венера Зиннур кызы Ибениева килделәр. Алар инде Рәйфә әбине котлап кына калмадылар, җырлаттылар да һәм хәтта биеттеләр дә.

«Агрофирма «Яшь көч» ҖЧҖ директоры Рүзилә Мирсәет кызы Һадиуллинаның үзен котларга килүе Рәйфә әбинең күңеленә ямь өстенә ямь өстәде, чөнки 1965 елдан башлап хезмәт юлы Дөм-Дөм авылы фермалары белән бәйләнгән. Алар җылы аралашып, бергә эшләгән елларын һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, бәйрәм хуҗасының бүгенге тормышы турында да сөйләшеп алдылар. «Хөрмәтле Рәйфә апа, сезне туган көнегез — 90 яшьлек юбилеегыз белән котлап, үзебезнең «Яшь көч» агрофирмасы коллективы исеменнән иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйм. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, алдагы гомерең дә бәхетле булсын. Якыннарыңның, балаларыңның игелеген күреп, авырмыйча һәм мул тормышта яшәргә насыйп булсын сезгә», — дип, Рүзилә Мирсәет кызы Рәйфә әбигә бүләк һәм күчтәнәчләрен бирде. 

Кунакларны озатканнан соң, аларның котлауларыннан һәм матур теләкләреннән күңеле булган Рәйфә Габделхәй кызы Сибәгатуллина үтелгән гомер юлларын тагын бер тапкыр күңеленнән барлап чыкмыйча калмагандыр. Бүген аның яшьләр өчен «озын», ә өлкәннәр өчен «әйбәт кенә» саналган гомер һәм тормыш юлы буенча без дә үтик әле.

Габделхәй һәм Нәгыймә Закировлар гаиләсендә 1934 елда кыз бала дөньяга аваз сала. Рәйфә дип исем кушалар. Ул чорда әти-әнисе исемнең мәгънәсенә әһәмият тә биреп тормаганнардыр, ә Рәйфә, беренчедән, «кызганучан, аяучан, шәфкатьле» дигәнне аңлатса, икенчедән, «диңгез су асты кыясы, мәрҗән утравы» дигән мәгънәгә ия. «Исеменә туры килә җисеме» дигән халык әйтеме дә юктан гына барлыкка килмәгән ич һәм Рәйфә Габделхәй кызына да күкләрдә язылган, исемендә чагылыш тапкан язмышын лаеклы үтү насыйп булган. 

Рәйфә гаиләләрендә икенче бала була. Абыйсы Габделкави, сеңлесе Нәфисә, энесе Габдерафыйк бар. Ул елларда авылда күп гаиләләр авыр һәм ярлы тормышта яшиләр һәм Закиров Габделхәй гаиләсе дә искәрмә булмый. Рәйфә әби бүген, сугыш җилләре кагылган авыр балачагын искә төшереп, түбәндәгеләрне сөйләде: «Мин мәктәптә 3 сыйныф кына укыдым, чөнки укырга киеп барырга минем киемем булмады. Сугышның беренче көненнән үк әтиебез сугышка китте. Авылдан икәү киттеләр, икенчесе Шәяхмәтов Шәмсимөхәммәт иде. Туган илләрен сакларга китүчеләргә ипи пешереп биреп җибәрергә дип, колхоздан әниләргә он бирделәр. Ул оннан әни өч түгәрәк ипи — көлчә пешерде. Ипи пешерә торган табалар юк, көлле мич төбенә махсус ипи көрәге белән салып пешерәләр, пешеп чыккач, шул көрәк белән кайнар ипине мичтән алалар. Көл өстендә пешкәнгә, көлчә дип аталгандыр инде. Шул ипинең берсен әти: «Балаларны сыйларсың, аларга ашатырсың», — дип, капчыгыннан алып, әнигә биреп калдырды. Ул ипи безгә гади ипи генә түгел, әтиебез күчтәнәче — бик тәмле күмәч булды. Әтине искә алганда, бүген дә тәме авызда торган кебек. 

Әтинең бары тик ике генә хаты килгәне исемдә. 1942 елда безгә кадерле әтиебезнең хәбәрсез югалуы турында кара мөһерле кәгазь килде һәм без шул көннән башлап, әниебез белән бергә «ә бәлки» диеп, өметләнеп, күңелебез белән әтине көтеп яши башладык, әмма әти генә кайтмады... Тормышыбыз авыр булды, әти киткәндә биш кешелек гаиләгә бер чиләк бәрәңгебез калган иде. Ашарга яраклы барлык үләннәрне дә, өшегән бәрәңгене дә ашадык. Ә кыш җиткәч, ярлы тормышыбызга өебезнең салкынлыгы да өстәлде һәм безне кыш чыгарга ферма өенә күчерделәр. Әниебез сарыклар да карады һәм каравылда да торды. Ферма өендә яшәгәндә, пешеп, 1942 елда сеңлебез Нәфисә вафат булды. Бик матур кыз иде... Әни бичаракаем ничек чыдагандыр. Бала-чага булгач, тик тә тормаганбыздыр инде, аның безне ачуланганын хәтерләмим Такмаклый-такмаклый җырлый иде, бөтен сагышын, тормыш газапларын җыр аша көйләгәндер...»

Каф тавы артында ук булмаса да, үсмер кыз Рәйфәгә кайдадыр тук, мул тормыш бардыр күк тоела һәм ул 1948 елда 14 яшьлек кыз бала авылдан Лениногорскига чыгып китә, анда әтисенең абыйсы Рәшит яши торган була. Яхшы тормышка ирешү өчен тырышып эшләргә теләк көчле булса да, кулда паспорт булмавы зур каршылыклар тудыра. Эш эзләп кая гына барып керсә дә, паспорт сорыйлар. Шулай да урман кисү эшенә алалар. Ивановка авылында яшәп, тимер юл салу өчен бригада белән урманда агач кисәләр.

Аннан соң Яңа Писмән авылында, чуаш хатынында квартирада торып, көнбагыш сата. Ул хатын аны йон эрләргә өйрәтә. Ләкин конбагыш сатып кына, акчага бик тиенә алмый. «Алмаш киемем дә юк иде. Җәй көне киемнәремне су буенда юам, шунда агачка элеп киптерә идем», — дип искә ала ул. Әнисен, туганнарын, авылны бик сагына һәм 1952 елда, күчтәнәчләр, бүләкләр алып, туган авылына кайта. 4 ел вакыт үтсә дә, авылда шул ук ярлылык, җитешсезлек хөкем сөрә. Хәзер инде Рәйфә, бәхет эзләп, күп кенә авылдашлары кебек шахталар булган якка китәргә карар кыла һәм Кизелга юл тота. Анда да туганнары яши, ләкин кулда иң кирәкле документ — паспорт һаман да юк, чөнки авылдан, бигрәк тә яшьләрне читкә җибәрмәс өчен, кулга паспорт түгел, белешмә дә бирмиләр. Үзәк Коспаш посёлогында мунчада да, чуен юлда да эшли, хәтта берәүләрдә хезмәтче дә булып тора.

«Паспортсыз тилмердем. Паспортны соңыннан алып киләм дип, эшкә урнашам. Паспортны алып килмәгәч, 1-2 атнадан эштән куалар. Эшләгән акчаны да күп очракта бирмичә калдырдылар, ә ашарга, яшәргә кирәк, туганнарга гына салынып торып булмый, һәрберсенең үз гаиләсе бар», — дип сөйли ул. Мең газаплар белән булса да, яхшы кешеләр киңәше һәм ярдәмендә Рәйфә паспорт алуга ирешә һәм иң зур теләге булган эшкә — шахтага урнаша. Башта лифтта (ул русча «клеть» дип атала) эшли, шахтага кешеләрне төшерә, күтәрә. «Төшкәндә, я менгәндә кеше булмаса, татарча кычкырып, рәхәтләнеп җырлый идем, яшь чак бит. Шахтадан эштән чыгучыларның күзләре һәм ак тешләре генә күренә, бөтен җирләре кап-кара, ә миңа кызык, көләм», — дип елмая ул. Аннан соң шахтада үзе әйтмешли «төшемлерәк» эшкә күчә: вагонга күмер төяп торучы була.

Коспашта Рәйфә үзенең парын — Балтач районы Сосна авылы егете шахтёр Фоатны очрата һәм алар гаилә коралар. Бер-бер артлы уллары Фәргать, Фәнүс, кызлары Венера туа. Уртак гаилә тормышлары гына барып чыкмый һәм Рәйфә өч баласының (ә күкрәк астында дүртенчесен йөртә) өстенә кидерә алган кадәр киемнәрен кидереп, кулына документ һәм балаларга ашау-эчү салынган сумкасын тотып, туган авылына кайтып китә. Бу 1965енче ел, иң олы баласына 7 яшь була. Төпчек кызы Фәнүсә Дөм-Дөмдә туа. Ире Фоат аларны кире алып китәргә кайтса да, Рәйфә бер сынаганны биш тапкыр сынамыйлар, бер киселгән икмәк кире ябышмый дип, иренә ышанып ияреп китми һәм уртак гаилә тормышларына нокта куя. Шул көннән башлап, балаларына әни дә, әти дә була. Дөрес, әнисе Нәгыймә алар белән бергә яши, оныкларын үстерешергә һәм хуҗалык эшләрендә бик булыша.

Рәйфә Гәбделхәй кызының авылда төп эш урыны колхоз фермасы була: сыер сава, бозаулар да карый. Фермада ул вакытта барлык эшләр дә кул белән башкарыла. Тырышып эшли, тырышмыйча, әзерне генә көтеп утырып булмый, 4 баланы үстерәсе, ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, Р. Г. Сибәгатуллинага 1973 елда ТАССР Министрлар Советы карары белән «1973 елгы социалистик ярышта җиңүче» билгесе тапшырыла. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 59 еллыгы уңаеннан терлекче буларак социалистик йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәгән өчен 1976 елда «Красный луч» колхозының Мактау кәгазе, ТАССР Министрлар Советы карары белән «9ынчы бишьеллык ударнигы» дигән билге белән бүләкләнә. 1977 елда терлекчеләр арасындагы социалистик ярышта зур күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Районның иң яхшы терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Профсоюз ҮК-ң «1976 елгы социалистик ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнә. 1998 елда «Хезмәт ветераны» таныклыгын һәм медален ала.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Рәйфә Габделхәй кызы ярдәм кирәк вакытта күмәк хуҗалыкның төрле эшләрендә бик теләп катнаша. Иптәш хатыны Шәрифуллина Әлфия белән урман, болыннарда йөрергә, табигать нигъмәтләрен җыярга яраталар. Табигать белән аралашуны язгы ташуны караудан башлап, көзге кыраулар төшеп катыргач, гөлҗимеш җыю белән тәмамлый иделәр һәм һәрвакыт, аркаларына биштәрләрен асып, җәяү йөрергә тырыштылар. Хәзер инде Рәйфә әби ерак араларга чыгып йөрми, шулай да көн саен урамда, саф һава сулап, йөреп керергә тырыша. Ул бүген дә көр күңелле, ачык йөзле. Ул үзен бай әби дип саный, чөнки 5 оныгы янына 11 оныкчыгы бар. Алар барысы да җыелып кайтып, Рәйфә әбиләрен шимбә көнне котладылар.

Рәйфә Габделхәй кызы Сибәгатуллина бүген: «Яшь вакытта эзләгән бәхетемне читтә түгел, туган авылымда таптым», — ди. Аның: «Матур тормышка гашыйк мин, картаерга бер дә ашыкмыйм», — дигән сүзләрен күпләребезгә тормыш шигаре итеп алырга була. Бүген ул: «Илләребезгә, көннәребезгә тынычлык, халыклар арасында дуслык, татулык, Ил башлыкларына гаделлек, сабырлык, гаиләләргә бәхет, сәгадәт, балаларга тәүфыйк, һидаят, дин юлындагыларга иман байлыгы, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа, сихәт насыйп булсын иде», — дигән теләктә яши.

Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА
Алабуга — Дөм-Дөм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев