Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан сырхауханәләрендә диагностика җиһазлары яңартыла

Җиһазлар “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы учреждениеләрдә җиһазлар яңартылуы һәм шундый эшләр планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Шулай итеп, озакламый Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең 1нче сырхауханәсендә яңа флюорографик цифрлы аппарат пәйда булачак. Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы 3нче сырхауханәдә яңа флюорограф урнаштырылган, шулай ук яңа рентген аппараты куелган. Яңа комплексны урнаштырган инженерлар медицина персоналына инструктаж үткәргән, рентген кабинеты тест режимында эшли башлаган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, әлеге җиһазларның барысы да Россиядә җитештерелгән.

Менделеевск Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең рентген бүлегенә программа буенча беренче тапкыр маммограф кайтарылган. Цифрлы маммография ысулы сөт бизләренә тиз арада һәм югары төгәллек белән диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. «Мондый тикшерүләр сөт бизендә яман шеш һәм башка авыруларны башлангыч этапта, әле сизелерлек симптомнар барлыкка килгәнче ачыкларга булыша», — ди хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматова.

Әлки районында Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе «Ренекс» күчмә рентген аппараты һәм УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән. 
Яңа рентген аппараты ярдәмендә табиб тикшерүләрне кабинетта гына түгел, палатада да үткәрә ала, чөнки җиһазны күчереп тә йөртергә мөмкин. Бу — авыр хәлдәге һәм чыгып йөрми торган пациентларга медицина тикшерүе үткәрүне җиңеләйтә.

Яңа УЗИ аппараты — дүрт датчиклы ультратавышлы заманча прибор. Ул эчке органнарның торышын карау һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, оча төбе органнары, корсак куышлыгы, бөерләрдәге авыруларны ачыклау өчен кирәк. Шулай ук хатын-кызларның җенси органнарын тикшереп була. Кардиологик датчик ярдәмендә яңа аппарат йөрәк тикшерүен сыйфатлы итеп башкара. 

Билгеләп үтик, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының максаты — авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече (50 меңгә кадәр кеше яшәгән) шәһәрләрдә күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәме һәм медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев