Татарстанда 100 % беркетмә эшкәртелгән: Рөстәм Миңнеханов 94,4 % тавыш җыйды
Бердәм сайлау көнендә Татарстанда барлык сайлаучыларның 84,21 %ы тавыш бирүдә катнашты.
Шулай итеп, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,4 %, КПРФ партиясе вәкиле Хафиз Миргалимов - 2,56 %, "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева - 1,68 %, ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Йосыпов 0,81 % тавыш җыйды.
Рөстәм Миңнеханов өчен иң күбе Буа (99,71 %), ә иң азы Яшел Үзән районы (85,73 %) тавыш биргән.
intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев