Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Татарстанда −27 градуска кадәр суыта
Синоптиклар шулай ук атна дәвамында югары басым булуы турында кисәтте.
Атна уртасына кадәр Татарстанда төнге һава температурасы −22..-27 градуска кадәр булырга мөмкин, әмма соңыннан һава торышы җылырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе атнаның иң салкын көне булачак: −17..-22 градус, урыны белән −27 градуска кадәр. Көндез −8..-13 градуска кадәр фаразлана, дип яза Татар-информ.
Төнлә һәм пәнҗешәмбе көнне иртән кар явачак, кайбер урыннарда ул көндез дә дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы −9..-14 градус тирәсендә булачак, көньякта −18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температураның −3..-8 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 10-11 февральдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы: төнлә −10..-15 градус, 11 февральдә аязган вакытта −19, көндез −3..-9 градус», — дип хәбәр ителә фаразда.
Синоптиклар шулай ук атна дәвамында югары басым булуы турында кисәтте. Чәршәмбе көнне ул иң югары булачак: Казанда терекөмеш баганасының 770 мм билгесенә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев