Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Ата-ана фидакарьлеге» дәүләт бүләге гамәлгә кертелде

Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итте.

Яшь, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү алга таба да Татарстан дәүләт хакимияте органнары эшендә өстенлекле юнәлеш булып калырга тиеш. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итте.

«Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Әтиләр көнен гамәлгә куйды, бу кешеләр тарафыннан уңай кабул ителде. Шуңа өстәп, Татарстанда гаилә абруен күтәрү һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында яңа дәүләт бүләген — «Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде», — диде ул.

Нәкъ менә гаиләдә мөһим кыйммәтләр һәм традицияләр, белем һәм тәҗрибә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла, дип белдерде Президент.
Чыганак

Фото: tatarstan24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев