Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бураннар көтелә

Республика буенча һава температурасы 2дән 11 градуска кадәр салкын булачак.

Бүген Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
Казанда төнлә болытлы һава. Температура 6-8, көндез 2-4 градус салкын көтелә.
21 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев