Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Татарстанда ялларда салкынайта
Ял көннәрендә һава торышы үзгәрәчәк.
Бу көннәрдә Татарстанда эссе һава торышы хөкем сөрә. 18 августта кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Көндез термометр баганалары +34 градуска кадәр менәчәк.
19 августта, шимбә көнне, синоптиклар температураның төшүен фаразлый. Төнлә температура +14..+19, көндез +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Җилле, яшенле кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.
Якшәмбе, 20 август, тагын да салкынрак булачак. Төнлә һава температурасы 7 градус җылылык тәшкил итәчәк, көндез +25 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев