Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кар яву дәвам итә һәм −16 градуска кадәр суыта

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

Бүген, 7 февральдә, Татарстанда карлы һава торышы саклана, шул ук вакытта температура фоны шактый түбәнәя башлый. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда (шул исәптән Казанда) кар явачак. Кайбер урыннарда, бураннар сәбәпле, күз күреме начарланачак.

Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

Татарстан буенча һава температурасы −4 градустан −9 градуска кадәр, көнбатыш районнарда −16 градуска кадәр, Казанда −11 градустан −13 градуска кадәр салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев