Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
17 кеше хастаханәләргә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 2, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 19, Чаллыда — 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Камада — 3шәр, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Баулы, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак ачыкланган.
14 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 686 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 343 кеше савыккан, узган тәүлектә — 11 кеше.
Барлыгы 103 051 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 41 477 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. Бердәм 122 номер;
4. МФЦга мөрәҗәгать итү;
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев