Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

17 кеше хастаханәләргә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 18, Чаллыда — 6, Минзәләдә — 2, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Спас районнарында берешәр очрак ачыкланган.

10 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 784 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 941 кеше савыккан, узган тәүлектә — 149 кеше.

Барлыгы 415 386 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 292 587 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев